“Астра” тернәкләндерү үзәгендә танып белү уены “Могҗизалар кыры” үтте.
Аның темасы “Табигать күренеше” дип аталды. Уенны алып баручы бик күңелле итеп, балаларга төрле сораулар бирде, ә балалар чын күңелдән җавап кайтарды. Тамашачылар да читтә калмады. Һәрбер җаваптан соң, барысы бергә йомгак ясадылар һәм материалны тагы бер кат ныгыттылар.
Шулай гади, күңелле һәм интеллектуаль уеннар белән материалны балалар яхшырак үзләштерә.