Яр Чаллының "Ышаныч"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече "Сугыш ветераннары өчен Госпиталь" дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Очрашуда катнашучылар комплекслы үзәк эшчәнлеге, социаль хезмәт күрсәтү шартлары, тәртибе, түләүсез социаль хезмәт күрсәтү хокукына ия гражданнарның ташламалы категорияләре исемлеге белән таныштылар.
Чарада шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының "Өлкән яшьтәге кеше өчен кабул итү бүлмәсе " пилот проектын гамәлгә ашыру турында" гы Карарын үтәү темасы да яктыртылды.
Тыңлаучыларга элемтә өчен мәгълүмат калдырдылар, "Ышаныч " үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар тараттылар.