26 сентябрь көнне “Наз" приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт инструкторы, тәрбиячесе Александр Егоров җитәкчелегендә "Чиста урман" экологик акциясе үткәрделәр.
Балалар бик күп чүп-чар җыйды, аны махсус билгеләнгән урында чүп контейнерында калдырдылар. Мондый акцияләр барышында балаларда табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасы формалаша, алар урманның да кемнеңдер өе булуын аңлап һәм урманда чүп-чар булмавына шатланып яши башлый.