“Авыру кешене тәрбияләү hәм тернәкләндерү мәктәбе”: яңа технология кертү буенча эш башланды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 1нче августыннан Түбән Каманың "Мәрхәмәтлек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Авыру кешене тәрбияләү hәм тернәкләндерү мәктәбе” дип аталган яңа технология кертү буенча эш башланды.

Үзәк белгечләре халыктан гариза кабул итү, документлар әзерләү, лекциялар уку өчен  максатчан төркемнәр  оештырдылар.

Социаль хезмәткәрләр, авыру кешене караучы туганнарының тәрбия эшләрен өйрәнү теләкләрен ачыклау  максатыннан,  социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар  арасында мониторинг үткәрде.

"Мәрхәмәтлек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль тернәкләндерү бүлеге белгечләре  биредәгеләрнең туганнары белән очрашып, “Инсульт кичергән  авыруны тәрбияләү һәм  авыру кеше  белән  аралашу күнекмәләренә  өйрәтү”  дигән темага  беренче лекцияне уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International