Минзәлә интернат-йортындагылары кунаклар каршылады

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

26 сентябрь көнне Минзәләнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Минзәлә шәһәренең 4 нче номерлы коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр кунак булды.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан алар биредә яшәүчеләр өчен матур концерт әзерләгәннәр. Укучылар башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чыгышларны өлкән яшьтәгеләр алкышларга күмде.

Шулай ук һәр интернат-йорт өчен балалар бүләкләр, открыткалар һәм татлы күчтәнәчләр әзерләде.

Шул ук көнне мәчет вәкилләре интернат-йортта яшәүчеләр өчен бәйрәм өстәле әзерләде, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International