"Шатлык"та балаларны иминлек кагыйдәләренә өйрәтәләр

2018 елның 21 сентябре, җомга

Терроризм,  экстримизм кисәтү һәм тормыш иминлеге нигезләрен тәрбияләү уңаеннан Питрәчнең "Шатлык" приютында  кечкенәләр төркемендә  "Ялгыз өйдә" дигән темага чара үткәрелде.

Максат:өйдә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү. Тәрбияче Д.Волкова  балалар өйдә ялгыз булганда , өйдәге җиһазлар һәм ут белән шаярырга ярамый, дигән тема буенча мультимедиа презентациясе тәкъдим итте.

"Бүре һәм җиде кәҗә бәтие", "Куян өе" әкиятләре мисалында балалар  таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде. Шулай ук кече яшьтәге мәктәп укучылары хәзер ашыгыч хезмәтләр (01,02,03,04) номерларын белә. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аларга мөрәҗәгать итәргә кирәген төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International