19 сентябрь көнне Казанның "Бинк" социаль-эшлекле клубында Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 12 оешма һәм предприятие вәкилләре катнашты: "Казан заманча төргәкләү заводы" ҖЧҖ, "Металл Профиль компаниясе" ҖЧҖ, "Метроэлектротранс" МУП троллейбус депосы, "Барс Медицина" ҖЧҖ, "Диалан" ҖЧҖ һ.б.
Эш эзләүчеләргә 748 вакантлы урын тәкъдим иттелде.Мәшгульлек үзәге стендларында Казан шәһәренең төрле милек формасындагы предприятиеләр һәм эшчәнлек өлкәләреннән 1669 вакансия куелган иде.
Эш эзләүчеләр вакансияләр турында мәгълүматларның электрон базасы, кәгазь мәгълүмат чыганаклары аша да алды. Шулай ук эш бирүчеләргә һәм эш эзләүчеләргә ярдәмгә буклетлар, брошюралар һәм белешмәлекләр рәвешендә реклама-мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә эшкә урнашуга мохтаҗ 173 граждан катнашты. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 19 граждан вакантлы урыннарга юллама бирелде.
Ярминкә барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга хезмәт һәм мәшгульлек, эшкә урнашуда ярдәм итү, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтте.
Ярминкәдә катнашкан предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләренә махсус программалар турында сөйләде, тематик буклетлар тараттылды.
Шулай ук эш бирүчеләр-катнашучылар өчен "Бинк" мәдәният йорты белгечләре тарафыннан 2018-2019 елларда хезмәт һәм эш белән тәэмин итү турындагы законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча мәгълүмат җиткерелде.