Буада вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 10 юллама бирелде

2018 елның 21 сентябре, җомга

Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада Буа муниципаль районының алты предприятиесе: "Буа машина төзелеше заводы" ҖЧҖ, "Буа икмәк заводы" ҖЧҖ, "Дружба" ҖЧҖ, "Буа элеваторы" ҖЧҖ, "Кыят" ААҖ, "Әхмәт электромеханика заводы" ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Бирегә килүчеләргә 35 вакансия тәкъдим ителде; алар арасында слесарь-ремонтчы, транспортчы, диспетчер, механизатор, элемтә электромеханигы, эретеп ябыштыручы, экспедитор, машина йөртүче һ. б. 

Чарада барлыгы 30дан артык кеше катнашты, аларның күбесе – ир-атлар. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 10 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International