Теләченең "Чишмә" үзәгендә тегү һөнәренә өйрәтәләр

2018 елның 21 сентябре, җомга

21 сентябрь көнендә,  Теләче районы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече  А.Кашапова, хезмәт буенча инструктор белән берлектә “Тегүчелек”  кабинетында  чираттагы  дәрес  уздырды

Дәреснең темасы “Астын  кисү һәм тегү”гә багышланды. Хезмәт кабинетының эшчәнлеге гаиләдә  яшәү рәвешен тагы да яхшырту,  шулай ук көндәлек мәшәкатьләрне мөстәкыйль  чишә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Бүгенге көндә  “Тегүчелек” юнәлеше буенча 3 әни шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International