19нчы сентябрендә "Сәламәтлек баскычы" программасы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Сунеева сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен "Хәрәкәт әлифбасы" дигән төркемле дәрес үткәрде.
Максат: баланың вестибуляр аппаратын, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләр координацияләүне үстерү.
Дәрес "Борыл - һәм ялгышма" күнегүе белән башланды. Балалар бер- берсеннән бер адым аралыгында торды, күзләрен йомдылар һәм түбәндәге күнегүләрне ясадылар: сулга һәм уңга борылдылар, як-якка борылдылар, артка адымнар ясадылар. Күнегүләрне башкару авыр булган балаларга белгеч яки ата-ана ярдәм итте.
Дәрес туп белән хәрәкәтчән уеннар уйнау белән тәмамланды: әни һәм бала тупны бер-берсенә тәгәрәтте, аннары әни тупны өстән ыргытты, ә бала астан алды һәм барлык күнегүләорне дә киресенчә эшләделәр.
Дәрес дәвамында катнашучылар активлык күрсәтте. Алар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр һәм бик канәгать калдылар. Ата-аналар белгечкә кызыклы шөгыль өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.