Әлмәт мәшгульлек үзәге оештырылган ваакансияләр ярминкәсенә нәтиҗә

2018 елның 21 сентябре, җомга

2018 елның 21 сентябрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкәдә 19 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты; "Татнефть-АЗС үзәге" ҖЧҖ нең  Әлмәт филиалы; Светсервис " МУП"; "ТМС групп" ИК; "Алнас" ҖЧҖ; "Әлмәт-Водоканал" АҖ һ.б.

Шулай ук ярминкәдә Әлмәт шәһәренең ветераннар советы вәкилләре дә булды. Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде:участок мастеры, автоколонна башлыгы, участок урманчысы, юу машиналары машинисты, автомобиль йөртүче, бораулаучы, кладовщик, инженер-икътисадчы, тракторчы һәм башкалар.

Әлеге чарага 87 кеше килде, 23 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде. 17 кеше психолог-профконсультантта һөнәри ориентацияне билгеләү буенча тест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International