Казанның авыр тормыш хәлендэ булган яшүсмерләре, җинаять-җәза системасының музеенда кунак булдылар.

2012 елның 30 марты, җомга

Казанның авыр тормыш хәлендэ булган яшүсмерләре, җинаять-җэза системасының музеенда кунак булдылар. Бу кызыклы экскурсия алар өчен Татарстанның региональ иҗтимагый оешмасы "НУР"  балалар спорт-патриотик клубы" тарафыннан "Олимпка юл" проектын тормышка ашыру өчен оештырыла.

Бу проект Татарстан Республикасының социаль юнәлешне үстерудә ярдәм итүче коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларның региональ программаларын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан субсидия бүлену конкурсын җиңде.  Экскурсияне җинаять-җэза системасында берничә дистә ел эшләгән ветераннар алып барды. Алар яшүсмер балаларга җинаять өчен жаваплылык ничә яшьтән булуны, нинди җинаятләр өчен hәм моның өчен закон тарафыннан нинди статьяларга тартылырга мөмкин икәнен аңлаттылар.

Оештыручылар яшүсмерләргә законны кискен рәвештә бозырга ярамаганны анлатып, бу чаранын төп - искәрмә максатына ирештелэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International