“Апрель” тернәкләндерү үзәгендә  төркемле дәресләр

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

“Апрель” тернәкләндерү үзәгедә инде берничә елдан бирле мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен абилитация төркеме эшләп килә. 

Абилитация - ул җәмгыяткә  җайлашмаган кече яшьтәге балаларда хезмәт итү, уку һәм җәмгыятьнең файдалы әгъзасы булырга комачаулаучы  патологик тайпылышларны кисәтү һәм дәвалау максаты булган, дәвалау-педагогик чаралар системасы. Тернәкләндерүнең бу төре  - социумга адаптацияләнүнең төп күнекмәләрен формалаштыру өчен  кирәкле һәм сыйфатлы реабилитацияләүнең мөһим баскычларының берсе булып тора.

Көн саен әлеге төркемдәге тәрбиячеләр сабыйларны социальләштерүгә этәргеч бирә торган дәресләр генә түгел, ә академик белемгэ өйрәтү, вак моторика һәм иҗади фикерләүне үстерә башлауга юнәлтелгән интенсив дәресләр үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International