Тәрбияче көне алдыннан Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең остазларына бүләкләр тапшырды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Тәрбияче һөнәре елдан-ел популярлаша бара. Нәкъ менә тәрбияче балага бөтен җанын, көчен бирә һәм сабый тормышында остазга әверелә.

27 сентябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Тәрбияче көне билгеләп үтелә. Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр кул хезмәте дәресләренең берсендә тәрбиячеләрне үз куллары белән ясалган эшләнмәләр белән котларга карар кылдылар.

"Иң яхшы бүләк – ул үз куллары белән эшләнгән бүләк. Иң популяры, әлбәттә, открытка. Тәрбияләнүчеләрдән мондый бүләк алу күңелле», - дип тәэсирләре белән уртаклашты приют тәрбиячесе Галина Волкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International