Мамадыш Мәдәният йорты артистлары картлар һәм инвалидлар йортына килде.
Артистлар әби-бабайларга матур чыгышлары белән бәйрәм ясады. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алды. Җыр-биюләре, күңелгә үтеп керә торган сүзләре белән өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырды.
Артистлар картларга күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк итте. Картлар йортында яшәүчеләр саубуллашканда тагын килүләрен үтенделәр. Ә артистлар, үз чиратларында, үзләренең һәрвакыт килергә әзер икәнлекләрен әйтте.