Югары Ослан районында "Кайгырту" акциясе дәвам итә

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утравы” социаль  хезмәт  күрсәтү үзәге дәүләт бюджет учереждениясенең социаль хезмәткәрләре ел саен  көз көне үзләренең билгеле кешеләренә уңыш җыюда булышалар.

Өлкәннәр көне алдыннан сентябрь аенда “Кайгырту“ акциясе  старт алды. Бу акциянең максаты булып, социаль ярдәм алучыларга, уңыш жыюда, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне кышка әзерләүдә, бакчаларны тәртипкә китерүдә булышу.

Бу акциядә 14 социаль хезмәткәрләре катнашты, бәрәңге, кишер, чөгендер бик тиз генә җыеп алынды.

Бу акциядә  социаль хезмәткәрләре  46 кешегә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International