Балтачта "Минем хыялларым"  чарасы үтте

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 нче елның 25 нче сентяберендә Балтачның "Наз" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Әльмира Газизова "Минем хыялларым" дип исемләнгән чара уздырды.

Әлеге чараның максаты - эмоциональ халәтне тотрыкландыру. Чарада 6 социаль хезмәткәр катнашты. Чара зур кызыксыну белән үткәрелде һәм хезмәткәрләр эмоциональ яктан бушандылар һәм үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар үзәктә һәрдаим үткәрелеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International