Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкәннәр көненә актив әзерлек бара.
"Игелек юлы " тимурчылар отряды тәрбияче Рөстәм Кадышев җитәкчелегендә Иске Матвеевка авылының өлкән яшьтәге кешеләренә йөри һәм аларның автобиографик һәм хезмәт еллары турында мәгълүмат җыя. Җыелган мәгълүмат фотоальбом рәсмиләштергәндә һәм бәйрәм чарасында күрсәтү өчен презентация төзегәндә файдаланылачак.
Моннан тыш, хезмәт буенча инструктор Галина Параниди җитәкчелегендә балалар кунакларга тапшыру өчен кул эшләнмәләре ясый һәм гамәли сәнгать, кулинария эше һәм фольклор буенча мастер-класска әзерләнәләр.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Җылы тормыш көзе булсын" бәйрәм чарасын оештыру белән музыка җитәкчесе Наталья Алексеева шөгыльләнә. 2-3 төркем укучылары арасында бәйрәм чарасына шигырьләр, биюләр һәм җырлар иҗат бәйгесе үткәрелә.