"Веста" үзәгендә "Әни+бәби" клубы  дәресе узды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

"Әни+бәби" клубы кысаларында "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Конструкцияләү" дигән темага дәрес үткәрде.

Максат: балаларны төзелеш материаллары белән таныштыру һәм кызыксындыру.

"Конструкцияләү балалар өчен иң яраткан шөгыльләрнең берсе булып тора. Алай гына да түгел, мавыктыргыч, әмма бала өчен файдалы да әле ул. Конструкцияләү баланың һәрьяклап үсешенә кирәкле нигез тудыра, - ди хезмәт буенча инструктор. -  Ата-аналарга балаларының сенсомор интеллектын, ачык-нәтиҗәле фикерләүне үстерү, фән арасында эчке элемтәләр урнаштыра белү кызыклы булды. Дәрес барышында куян “кунакка” килде, балалар аңа бик теләп ярдәм иттеләр: юл салдылар һәм җыелган уңышны машиналарга күчерделәр. Аннары йорт хайваннары өчен өйләр төзелде һәм бергәләшеп бу өйләр белән уйнадылар. Тавыкка үз чебешләрен табу җиңелрәк булсын өчен башня төзеп куйдылар, Конструкция барышында элек өйрәнелгән материал да беркетелде: йорт хайваннарының тавышлы мөнәсәбәтен, яшелчә һәм җиләк-җимеш атамаларын искә төшерделәр, һәм гадәттәгечә, катнашучылар музыка физминуткасында бик теләп катнаштылар".

Балалар конструкцияләүгә зур кызыксыну күрсәттеләр. Ата-аналар шулай ук зур теләк белән үзләренең нәниләре бергә белән уен эшчәнлегенә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International