Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре Саба ш.т.п. "Волонтер" үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чара оештырды.
Алар Шемордан бистәсе социаль тернәкләндерү бүлегендә тернәкләндерү үтә торган гражданнарга бәйрәм открыткалары әзерләделәр.
Әлеге чараның төп максаты – өлкәннәргә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.