Татарстан республикасында "Лукойл" ҖАҖ оештырган социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, "Сәламәтлек артыннан -тренажерларда!” проекты белән "Спорт" номинациясендә Яңа Чишмә интернат-йорты грант иясе булды. Әлеге проект нигезендә интернат территориясендә спорт мәйданчыгы булдыру, урам тренажерлары һәм спорт инвентаре белән тәэмин итү күздә тотыла.