Шушы көннәрдә Баулы районының "Милосердие" комплекслы үзәгендә "Үз хокукларыңны һәм бурычларыңны беләсеңме? " дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чарага балигъ булмаганнар һәм имин булмаган гаиләләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Альберт Хабипов чакырылган иде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.
Чараның максаты: үз гамәлләрең өчен җаваплылык формалаштыру, хокукый культураны үстерү.
Чыгыш барышында, Альберт Радим улы балигъ булмаганнарга аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты. Үз чиратында, балигъ булмаган балалар административ хокук бозулар һәм башка хокук бозулар кылган вакытта балаларның хокукларына кагылышлы сорауларын бирде.
Чара ахырында 71 закон аңлатылган буклетлар, бердәм гомумроссия ышаныч телефоны номеры, ТРда Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм башка кирәкле һәм файдалы мәгълүмат таратылды.