Бүген “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Роза Апикова һәм Светлана Кашеварова “Без спортны яратабыз” дигән темага уен сәгате үткәрде.
Чараның төп максаты балаларның хәрәкәтен үстерү, физик сыйфатларын, уңай мөнәсәбәтләр, спорт рухы тәрбияләү. Барлык балалар да бик теләп эстафеталарда, ярышларда үз көчен сынады.
Бу чарада барлыгы 24 бала катнашты.