5нче апрельдә “КАМАЗ” мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәр вакансияләр ярминкәсе үткәрелә.
Монда 13 предприятиенең кадрлар белән эшләү вәкилләре катнашачак. Алар арасында: ХЧҖ “Яр Чаллы машина төзү заводы”, ХЧҖ “Фирма Смайл”, металлургия комплексы һәм ААҖ “КАМАЗ” пресс-рамнар заводы.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләрне тәкъдим итәләр: инженер-технолог, слесарь-ремонтник, тикшерү-үлчәү җиһазлары слесаре, эретеп ябыштыручы, токарь, фрезеровщик, электромеханик, администратор, тикшерүче, ташчы, плитә ябыштыручы, ярдәмче эшчеләр.
Ярминкә барышында килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар белән эшләү вәкилләре белән әңгәмә алып бара алалар, вакансияләр турында мәгълүмат алалар, эш белән тәэмин итү белгечләреннән хезмәт законнары турында консультация ала алалар.
Ярминкә үзенең эшен сәгать 10да башлый.