2 апрельдә Алабугадагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы мини-ярминкәсе узачак.
Бу көнне шәһәрнең 2 оешмасы үзләренең вакантлы урынарын тәкъдим итәчәк: ХЧҖ “Алабуга тәм-томы” һәм ХЧҖ “ЧЖЭУ-Жилстройсервис”ы. Оешма кадрлар хезмәткәрләре эш эзләүчеләрне түбәндәге һөнәрләр буенча сайлап алачаклар: менеджер, технологик җайланма операторлары, җыештыручы, сатучы-кассир, склад операторы, юрисконсульт, инженер-програмист, фасовщица, ярдәмче эшчеләр. Барлыгы 40 вакантлы эш урыны тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр эшкә урнашу турында төрле сорауларга җавап алачаклар.
Ярминкә үзенең эшен сәгать иртәнге 10 да башлаячак.