Яр Чаллыда “Су дөньясы” дигән хәйрия акциясе үтә. Язгы каникул көннәрендә үткәрелгәнгә күрә күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаилә балалары “Дельфин” дәвалау үзәгендәге бассейнга бушлай йөри алалар.
Акция балаларның буш вакытларын дөрес оештыру һәм үзләренең сәламәтлекләренә әһәмиять белән карауга юнәлтелгән. Занятие оештыручылар алдында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Ышаныч”ның балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Үзәк хезмәткәрләре билгеләп үтүенчә, занятие барышында күп балалар суда үзләрен яхшы тота башладылар. Йөзә белмәгән балалар “Дельфин” тренерыннан яхшы дәресләр алдылар.