Алабуганың балалар һәм яшүсмерләр социаль ятимнәр йорты “Яңа йорт”та “2012 – Яз чибәре” конкурсы үтте.
Ике атна буе конкурсантлар бик тырышып концерт номерлары, костюмнар һәм иҗади эшләрен әзерләделәр. “Аэлита” - психологик ярдәм күрсәтү үзәге студентлары яшь чибәрләргә төрле яктан ярдәм иттеләр.
Финалда кызлар үзләре турында сөйләделәр, үзләре теккән костюмнарын күрсәттеләр, интелектуаль алышуда көч сынаштылар, җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, яз турында фикер алыштылар.
Жюри бер генә җиңүчене сайлап ала алмады. Барлык катнашучыларга да дипломнар, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.