2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Көз бүләкләре" акциясе башланды.
Социаль хезмәткәрләр үстергән һәм әзерләгән яшелчәләр һәм консервланган эшләнмәләр күргәзмәдә лаеклы урын алды. Аларның кайберләре, үз фантазияләрен кертеп, яшелчәдән төрле экспонатлар ясаган. Әлеге чараның төп максаты- яшелчәләрен үстерергә мөмкинлекләре булмаган, социаль хезмәттән файдаланучы ялгыз өлкән яшьтәгеләрне яшелчәләр белән тәэмин итү. Өлкәннәр көненә бу тагын бер зур бүләк булыр дип өметләнәбез.