Яхшылык һәм хөрмәт көне якынлаша

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Кешенең яшен еллар  түгел, ә күңел халәте билгели дигән әйтем бар.

Һәр туган көнгә сөенеп яшәүче, актив тормыш рәвеше алып баручы өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашкач, моңа тагын бер кат инанасың. Ләкин, кызганычка каршы, тормышта билгеле бер яшькә җиткәч, башкалардан читләшеп, ялгызлыкта көн күрүче өлкәннәрне дә еш очратабыз. Аларга әле туганнарына, якыннарына, җәмгыятебезгә кирәлекләрен искәртеп тору бик мөһим.

Күркәм традиция буенча, октябрьнең беренче көнендә  Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне ул - Зирәклек, Яхшылык һәм Хөрмәт көне! Әлеге бәйрәм һәммәбезгә, тагын бер кат,  өлкән буын кешеләренең безнең мәхәббәткә, игътибарга һәм ихтирамга мохтаҗ икәнлекләрен аңларга этәргеч бирә.

Нәкъ менә шул нисбәттән, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, өлкән яшьтәге волонтерлар белән берлектә, 24 сентябрь көнне  өлкән яшьтәге ялгыз кешене тәрбиягә алган гаиләдә булдылар. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Арабызда ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең язмышына битараф булмаган киң күңелле кешеләрнең булуы аеруча сөендерә. Чәй өстәле артында узган бу очрашу бары тик яхшы тойгылар, уңай хисләр генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International