Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ин яхшы хезмәткәрләрен сайлыйлар.

2012 елның 28 марты, чәршәмбе

«Социаль хезмәт күрсәтү  учреждениеләренең   иң яхшы хезмәткәре» дигән Бөтенроссия конкурсының  беренче зональ этабының  нәтижәләре ясалды.

Конкурсның Республика  этабына  чыгарга тиешле номинантларны  сайлау буенча конкурс комиссиясе утырышы Буа районының башкарма комитетында узды. Жюриның рәисе булып

 министры  урынбасары Азат Габдулахатов чыгыш ясады.

Конкурсның     казыйлары алдында социаль хезмәт күрсәтү  учреждениеләренең      һәм үзәкләренен социаль эш буенча ин яхшы белгечләрне, директорларны, бүлек мөдирләрен, социаль педагогларны, тәрбиячеләрне, психологларны, табибларны, шәфкать туташларын, санитаркаларны, инвалидларны реабилитацияләү буенча белгечләрне, хезмәт һәм дәвалау физкультура буенча инструкторларны ачыклау мәсъәләсе торды.

Тавыш биру нәтижәсендә 8 номинация буенча жиңүчелэр билгеләнде.. Алар барысыда конкурснын республика этабында жиңүгә, ә Бөтенроссия этабында катнашырга шанс алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International