Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә "Бергә булдырабыз" проекты тормышка ашырыла.
Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проекты уңаеннан 21нче сентябрьдә Попечительләр советы утырышы узды.Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты. Алар үзәк, инновацион технологияләр белән таныштылар, балалар белән аралаштылар.