21 нче сентябрь көнне Минзәлә шәһәрендә "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру уңаеннан "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.