Республика ресурс үзәге тарафыннан бухгалтерлар өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

17-19 сентябрь көннәрендә баш бухгалтерлар өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелде. Курсларда яңа федераль стандартларын гамәлгә кертү, хисап төзү һәм министрлыкка караган бюджет, автоном һәм казна учреждениеләрендә бухгалтерлык контроле үзенчәлекләре белән бәйле үзгәрешләр турында бәян ителде. 

Белем бирү чарасын Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге РФ Үзәк Союзының югары белем бирүче автоном коммерциячел булмаган мәгариф оешмасы белән берлектә "Россия кооперация университеты" оештырды.

Өстәмә белемне150 тыңлаучыны уңышлы үзләштерде. Программаның максаты - ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге һәм аларның мөлкәти хәле турында тулы һәм дөрес мәгълүмат формалаштыру, шулай ук бухгалтерлык исәбе өлкәсендә һөнәри бурычларны хәл итү өчен теоретик белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International