Татарстан Россия регионнарын мигрантлар белән эшләргә өйрәтә

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

19-21 сентябрьдә Татарстан башкаласында "Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе" дигән белем бирү семинары узды. Чараны Татарстан Хөкүмәте һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы оештырды.

Семинарда Россиянең 9 төбәгеннән: Пермь крае, Ханты-Мансийск АҖ, Башкортостан, Удмуртия республикалары, Волгоград, Чиләбе, Ростов, Свердловск һәм Самара өлкәләреннән дәүләт структуралары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.

Семинарның пленар өлешендә Россия ФАДН чит ил гражданнарын социомәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләүнең методик тәэмин итү бүлеге башлыгы Виктория Леденева, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, РФ һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина, "Яңа гасыр" АБНО генераль директоры Лилия Таишева чыгыш ясады.

"Татарстан республикасында рәсми рәвештә 10 меңгә якын эшсез теркәлгән, эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе югары булган очракта – 62 %, бу федераль күрсәткечтән һәм гомумән Россия федерациясе буенча югарырак. Бүген хезмәт базарында 46 мең буш эш урыны бар, бу безнең үсеп килүче икътисад өчен хезмәт ресурсларына ихтыяҗ зур булуын күрсәтә, - ди Клара Таҗетдинова. - Шуңа бәйле рәвештә, миграция - ул икътисад ихтыяҗларын кадрларга канәгатьләндерү чыганакларының берсе. Шуңа күрә миграция процесслары безнең өчен бик мөһим. Әйтик, 2018 елның 8 аенда республикада 240 мең чит ил гражданы миграция исәбенә куелган, 21 меңгә якын патент бирелгән".

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина Татарстанда мигрантлар белән үткәрелә торган эшнең мөһимлеген ассызыклады. "Россия палатасы вәкиле буларак, Татарстанның илдәге күп кенә төбәкләренә өйрәнерлек тәҗрибәсе бар, – дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International