Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Координацион советның чираттагы утырышы узды.
Хезмәткә түләү, социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу, халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре буенча оештырылган чара эшендә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, ТР министрлыклары вәкилләре, шулай ук республиканың профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Координация советы утырышында Әгерҗе, Аксубай һәм Түбән Кама муниципаль районнары территориясендә урнашкан һәм төзелеш тармакларында, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы бурычлы дүрт предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият взнослары һәм салым түләүләре буенча бурычларны каплау мәсьәләсе каралды.
Барлыкка килгән бурычларны түләү буенча конкрет чаралар күрү өчен утырышка әлеге предприятиеләр җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре чакырылган иде.
Барлык предприятиеләр дә бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.