Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге күчмә тикшерү ярдәмендә Тимәш урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.
Үзәк белгечләре "Мастер-Профи" ҖЧҖ психологлары белән бергә балаларга Дж.Голланд методы буенча тест оештырды. Барлык балалар да тест нәтиҗәләре белән танышты һәм "Һөнәр сайлау стратегиясе" мәгълүмати буклетларга ия булды.
Җәмгысе 26 укучыга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтелде.