"Балкыш" социаль приютындагылар Түбән Кама урамнары тарихын өйрәнә

2018 елның 21 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе базасында "Туган шәһәр урамнары" исемле виртуаль экскурсия үткәрелде.

Балалар Түбән Кама урамнарын төзү тарихын зур кызыксыну белән тыңлады. Алар Түбән Камада 108 урам барлыгын белде, аларның һәрберсе кабатланмас тарихка ия. Шәһәрнең танылган кешеләре Борис Бызов, Никита Кайманов, Бакый Урманче, Рифкать Гайнуллин хөрмәтенә аталган урам тарихы балалар өчен аеруча кызыклы булып чыкты.

"Түбән Кама халкының ике буын хезмәте белән булдырылган шәһәр үзенең данлы тарихын үзе яза. Һәр проспектта, урамда, мәйданда данлыклы исем, вакыйга яки риваять салынган", - дип нәтиҗә ясады чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International