Кама Тамагында сәламәт яшәү рәвеше алып баралар

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көне Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.      

Әлеге чараның максаты һәм бурычлары: укучыларга физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларга физик культура дәресләрендә алынган белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирү.   

Чара барышында балалар төркемләргә бүленделәр. Һәр төркем үз исемен һәм девизын уйлап тапты.Төркемдәге барлык катнашучылары да үзләренең җитезлекләрен һәм көчен күрсәтте. Ә иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International