Шушы көннәрдә Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова тарафыннан иртəнге гимнастиканың кирəклеге һəм файдасы турында өлкəннəр белəн əңгəмə үткəрелде.
Ольга Александровна əлеге күнегүлəрнең максатка юнəлдерелгəн комплекс булуын аңлатып үтте: күзлəр өчен күнегүлəр, иңбаш мускуллары өчен күнегүлəр, муен өчен күнегүлəр һ.б. Интернатта яшəүчелəр өлкəн шəфкать туташы тарафыннан кұрсəтелгəн уен-күнегүлəрне бик рəхəтлəнеп башкарды, шаярышып, бер-берсенə булыштылар. Интернат-йортта яшəүчелəрнең һəр иртəсе юкка гына зарядка ясаудан башланмый шул.