"Өмет" үзәгендә эшлекле киңәшмә узды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Биектау районының "Өмет" үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән очрашу узды. Очрашуда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Юрист Г.Нигъмәтҗанова мичләрне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрде, шулай ук социаль хезмәткәрләрне террорчылык актлары һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эш тәртибе белән таныштырды.

Үзәкнең медицина хезмәткәре З.Зиннәтова "Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау мәктәбе" технологиясе буенча өйдә өлкән яшьтәге гражданнарны карауны гамәлгә ашыручы социаль хезмәткәрләр өчен  дәрес үткәрде. Дәрес барышында түбәндәге темалар каралды: гомуми карау процедурасы, өзлегүләрне профилактикалау, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңне тикшерү ысуллары, дезинфекция, өйдә гигиена карау, туклану һәм ашату кагыйдәләре, реабилитацияләүнең техник чараларын куллану ысуллары һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International