Алтын көз: Спас интернат-йортында яшәүчеләр кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 19нчы сентябрьдə, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Арт-терапия" технологиясе буенча "Флористика" дип аталган шөгыль узды, биредә табигый материалдан чəчəк һəм эшләнмәләр əзерлəнде.

Биредә "Тылсымлы көз" шигаре астында табигый материалдан ясалган эшлəнмəлəр күргəзмəсе əзерлəнде. Күргəзмəне оештыруда интернат-йорттагы өлкəннəр дə, хезмəткəрлəр дə өлеш кертте. Бөтен төр табигый материаллар эшкə ярады: чəчəклəр, яфраклар, милəш, күркə, яшелчə, жилəк-жимешлəр... Кыскасы, катнашучылар үзлəренең фантазиялəре белəн шаккатырды. Əлеге күргəзмə социаль хезмəт алучыларга уңай кəеф, аралашу бүлəк итте, үткəннəрне искə төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International