Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Саклык банкында булды. Анда алар үзләре өчен яңа һөнәрләр турында мәгълүмат алдылар.
Балалар банкта махсус банкоматлар торуын, аның ярдәмендә акча салырга һәм алырга мөмкин булуын, кешеләр төрле акчалата операцияләр ясый торган тәрәзәчекләр булуын күрде. Һәр тәрәзәдә кассир яки оператор утыра, алар янына кергәнче, талон алырга һәм компьютер экранында үз номерларын игълан итүне көтәргә кирәлеген төшенделәр.
Приют карамагындагы балалар банкта бухгалтер, менеджер, хисапчы, шулай ук сакчылар эшләвен белделәр.