Туп белән уеннар - хәрәкәтчән уеннар арасында аерым урын алып тора. Түбән Кама шәһәренең "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә төркем балалары туп белән хәрәкәтчән уеннар уйнарга ярата.
Уеннар барышында балалар гади кагыйдәләрне үзләштерә һәм аларны сакларга тырыша. Аларның җитезлеге, сәламәтлеге арта, шулай ук, уеннар вакытында алар бер-берләре белән аралашырга өйрәнә.
"Туп белән хәрәкәттәге уеннар баланың сәламәтлеге, интеллектуаль һәм физик үсеше, шулай ук гомуми эмоциональ хәле өчен бик мөһим", - дип саный приют тәрбиячесе Гүзәл Сираҗетдинова.