Арча “Өмет чаткысы” үзәгендә "Бергә булдырабыз" проекты дәвам итә

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә ”Бергә булдырабыз” республика күләмендәге проектын тормышка ашыру дәвам итә.

“Социаль инклюзия" юнәлешендә, үзәктә тәрбияләнүче балаларны Арча сәнгать мәктәбенә чакырдылар. Алар өчен анда “Күңелле  инглиз теле” һәм “Аппликация" дәресләре үткәрелде. Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар белән беррәттән шөгыльләнделәр, алардан калышмаска тырыштылар.

Мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә, ә үзәкнең битараф  булмаган, булышырга әзер торучы белегечләре белән бергә алып  барлыган эш, балаларның эчке дөньясын  һәм аларның яшерен мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International