Рәсәй Федерациясенең 2012 елның 15нче мартындагы 201нче номерлы “Рәсәй Федерациясенең 2011елның 20 июлендәге 581нче номерлы Дәүләт карарына үзгәртүләр кертү” Дәүләт карары буенча 2012нче елның май аендагы ял көннәре түбәндәгечә күчерелде: 5нче май – шимбә 7нче май – дүшәмбегә; 12нче май – шимбә 8нче май – сишәмбегә. Шуңа күрә Министерство тарафыннан элек эшләнгән 2012нче елның эш вакыты нормасы Аңлатмасына һәм 2012нче елның җитештерү календарена үзгәртмәләр кертелде.
Бу Аңлатма Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының официаль сайтында (http://mtsz.tatarstan.ru) “Җитештерү календаре” бүлегендә урнаштырылган.