2018 елның 14 сентябрендә Яшел Үзәндә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе уздырылды.
Вакансияләр ярминкәсендә шәһәр һәм районның 5 предприятиесе, оешмасы катнашты:ФДКУ "Междуречье” комбинаты, “УК Старт-3” ААҖ, "Еврокомплект" ААҖ , “Майский” ААҖ теплица комбинаты, “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы. Эш бирүчеләр тарафыннан 9 вакансия тәкъдим ителде.
Вакансияләр ярминкәсенә 24 кеше килде, алар эшкә урнашу, профессиональ, өстәмә профессиональ белем, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм үзешчәнлек сораулары буенча консультация алдылар.