Түбән Камада монтажниклар сорала.

2012 елның 26 марты, дүшәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үтте. Бу чарада 3 эш бирүче оешма катнашты: ХЧҖ “СпецЭнергоМонтаж”, ХЧҖ “КЭР-Инжиниринг” “КЭР-Автоматика”, ИП Валиуллин Н.А.

Оешмалар эш эзләүчеләргә электрогаз эретеп ябыштыручылары, монтажник, газорезчик, электромонтер һәм консульнант вакансияләре тәкъдим иттеләр.

Ярминкәгә килүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, әңгәмә үттеләр һәм эш шартлары белән таныштылар.

Үзәк хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларны булган вакантлы эш урыннары белән таныштырдылар.

Ярминкәгә 17 кеше килде, шуларның 8е эшкә урнашырга юллама алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International