Минзәлә муниципаль районында 2нче апрельдән 6нчы апрельгә кадәр россиякүләм ирекле “2012 ел – язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе үткәреләчәк. Ул “Без үзебезнең киләчәкне бергә тудырабыз” девизы астында үтәчәк.
Бу язгы акциядә 50дән артык волонтерлар хәрәкәте үзәгенең студент-волонтерлары катнашачак. “Мәрхәмәтлелек атнасы” чаралары кысасында олы яшьтәге 150 кешегә адреслы ярдәм итү планлаштырылган. Авылларда акция мәктәп укучылары һәм социаль хезмәткәрләр көче белән узачак.
Апрельнең беренче атнасында районда күпсанлы хәйрия чаралары үтәчәк. Шулар арасында “Йортка мәрхәмәтлелек керә” акциясе бар. Акция кысаларында шулай ук ялгыз өлкән пенсия алучыларга, тылда хезмәт күрсәткән кешеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга йортларын һәм бүлмәләрен җыештыруда адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, шул вакыт эчендә “Чиста ишек алды” акциясе кысаларында тирә-юнне җыештыру һәм төзекләндерү, скверларны һәм паркларны җыештыру планлаштырылган.
Районның медицина оешмалары эшчеләре һәм медицина көллияте студентлары “Сәламәтлек көне” кысаларында үзләренең ярдәмнәрен күрсәтәчәкләр.
“Якын кешеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында районның өлкән ялгыз кешеләренә, инвалидларга, балаларга акчалата, әйберләтә һәм табигый ярдәм күрсәтеләчәк.
“Мәрхәмәтле йөрәк” акциясе, “Тургай” социаль ятимнәр йортында тәрбияләнүче балаларга һәм яшүсмерләргә юнәлтелгән.