"Изгелек"тә - "Таныш булыйк" мини-тренинг

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен "Таныш булыйк” дигән мини-тренинг үткәрде.

Сайлап алган төрле тематикалы картиналар ярдәмендә катнашучылар:  архитектура, хайваннар, үсемлекләр, табигать,  төрле хисләр (кайгы, шатлык, күңел төшенкелеге) аша бүгенге тормышка башкаларның карашлары hәм яңа ысуллар кулланып, төрле ситуацияләрдән чыгу юллары белән таныштылар.

Мини-тренингны социаль хезмәт алучылар ешрак үткәрергә тәкъдим иттеләр, чөнки  мондый чараларда  үз уйларыңны, хисләреңне белдерү мөмкинлеге булдырыла. Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International