Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе эшли

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ачылган  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе" үз эшен дәвам итә.

Ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбенә йөрүчеләр озак вакытлар авыр хәлдә ятучы авыруларга дөрес ярдәм күрсәтү, күңел халәтләрен күтәрү, яшәү шартарына яраклашуда ярдәм итү кагыйдәләренә һәм ысулларына өйрәнәләр, практик күнекмәләр алалар.

План буенча 14 сентябрьда оештырылган, 2нче шөгыльдә 10 тыңлаучы катнашып, түбәндәге темалар өйрәнелде:

- Үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдә һәм хәрәкәтләнүдә мөмкинлекләре чикләнгән авыруларны карау, ашату. Хәрәкәтләнү техникасының төп кагыйдәләре.

- Сәламәт яшәү рәвеше. Организмны сәламәтләндерү ысуллары.

- Сәламәтлектәге үзгәрешләрне контрольдә тоту ысуллары.

Шөгыль ахырында тыңлаучыларга "Тонометр. Артериаль кан басымын ничек үлчәргә" дип аталган буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International